Россия Финанс министрлыгы алда торган 24 июнь һәм 1 июль көннәрендә сатып алуларны башкару тәртибен аңлатты

2020 елның 19 июне, җомга

Россия Финанс министрлыгы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар уздыруга бәйле рәвештә, 2020 елның 24 июнендәге һәм 1 июлендәге эш көне булмаган - Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр мәсьәләсе буенча бөтенроссия тавыш бирү көнендә контракт системасында катнашучыларга сатып алулар башкару турында тәкъдимнәр җибәрде, чөнки 44-ФЗ һәм 223-ФЗ Законнары белән бары тик эш көннәрендә генә аерым гамәлләрне башкаруга таләпләр билгеләнгән. Шул исәптән:

электрон аукционнар процедурасын үткәрү, ачык конкурслар уздырганда электрон формада ахыргы тәкъдимнәр бирү заказчылар тарафыннан өстәмә гамәлләрдән башка якын эш көненә электрон мәйданчыклар операторлары тарафыннан автомат рәвештә күчереләчәк;

Сатып алуларда катнашучылар тарафыннан заявкаларны тәэмин итү өчен махсус счетлар ачылган банкларның һәм эш көне булмаган көннәрдә электрон мәйданчыклар операторларының мәгълүмати хезмәттәшлеге тәүлек буе алып барылачак (ягъни, 44-ФЗ номерлы Законда каралган сатып алуларда катнашучыларның махсус счетларында акчаларны блоклау һәм блоклауны туктату) 223-ФЗ номерлы Закон нигезендә сатып алулар уздыру буенча аерым тәкъдимнәр бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International