Балалы гаиләләргә РФ Президенты игълан иткән өстәмә чараларга 274 млрд сум бүлеп биреләчәк

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Июльдә 16 яшькә кадәр һәр балага өстәмә рәвештә 10 000 сум түләнәчәк. Программа зур популярлык казанган, аны алучыларның гомуми саны 27,4 млн. кеше тәшкил итәчәк.

Июльдә федераль бюджеттан РФ Пенсия фондына 274,3 млрд сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Мондый түләүне июньдә алган әти-әниләргә июль түләве автомат рәвештә исәпләнәчәк.

Шул ук вакытта хәзер әлеге түләүне, элек каралганча, 3 яшьтән 16 яшькә кадәр түгел, ә туганнан башлап 16 яшькә хәтле барлык балалар да ала алачак.

Белешмә:

Моңа кадәр балалы гаиләләргә яңа коронавирус инфекция тарату шартларында инде берничә ярдәм чарасы тәкъдим ителде:

- 2020 елның 1 июненнән 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 000 сум күләмендә бер мәртәбә түләү;

- һәр баласы өчен аена 18 яшькә кадәрге (апрельдә - 2020 елның августында) баласы булган гражданнарга эшсезлек буенча пособие күләмен 3 000 сумга арттыру;

- өч яшькә кадәрге һәр балага 5 000 сум күләмендә айлык түләү бирү (апрельдә - 2020 елның июнендә);

- вакытлыча эшсез гражданнар өчен 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга ай саен 0,5 яшәү минимумы күләмендә акчалата түләү (уртача 5 500 сум) бирү;

- беренче баланы карау буенча пособие күләмен аена 3 375,77 сумнан 6 752 сумга кадәр арттыру .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International