Укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү республиканың Бюджет кодексында карала

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында ике закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде, алар белән республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә.

Беренче закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 1 сентябреннән укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән. Закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасы Бюджет кодексына 9.2 нче кушымтага үзгәрешләр кертелә, ул республика бюджетыннан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук балаларга өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә субвенцияләрне исәпләү методикасын билгели. Айлык акчалата түләүне тәэмин итүгә субвенцияләр һәр муниципаль берәмлек өчен каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 сентябреннән педагоглар сыйныф җитәкчелеге өчен биш мең сум күләмендә айлык өстәмә акча алачак. Шул ук вакытта федераль ярдәм программасы инде гамәлдәге төбәк түләүләрен гамәлдән чыгармый.

Шулай ук республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә торган һәм аның аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуы туктатып торылган икенче закон проекты кайбер федераль законнар кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнде.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Бюджет кодексының түбәндәгеләрне җайга салучы нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору тәкъдим ителә:

салымнар һәм җыемнар турында Татарстан Республикасы законнарын (муниципаль хокукый актларны), шулай ук Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетлары керемнәрен үзгәртүгә китерә торган бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы законнарны (муниципаль хокукый актларны) кабул итү һәм аларның үз көчләренә керү срокларын;

Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бирелә торган субсидияләрне бирү һәм бүлү шартларын, тәртибен, субвенцияләрне бүлү тәртибен, башка бюджетара трансфертларның гомуми күләмен;

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Дәүләт Советы каравына чираттагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын кертү срогын;

Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан республика бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисапка бәяләмә әзерләү срогын;

Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны Дәүләт Советына кертү срогын.

 Бу шулай ук республиканың Хисап палатасы тарафыннан республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды үтәлеше турындагы еллык хисапларга бәяләмә әзерләүгә дә кагыла.

Моннан тыш, бюджет турындагы законга мәҗбүри кушымталарның структурасын билгели торган Бюджет кодексының кайбер нигезләмәләре туктатыла. Бюджетка, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин ассызыклаганча, барлык үзгәрешләр "югарыда аталган нигезләмәләрне кулдан җайга салуны таләп итә торган катлаулы икътисади һәм финанс вәзгыяте" белән бәйле.

Инвестиция проектларына ярдәменең тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында Россия Федерациясе Бюджет кодексына беренче чиратта бюджет ассигнованиеләрен гамәлдәге йөкләмәләрне үтәү өчен планлаштырганда, гамәлдәге һәм үтәлмәгән йөкләмәләрне исәпкә алып, бюджет ассигнованиеләрен алына торган йөкләмәләрне үтәү өчен планлаштыру кирәклеген; бюджет акчаларын алучылар тарафыннан алынган, әмма үтәлмәгән йөкләмәләрне исәпкә алып, яңа бюджет йөкләмәләрен алу кирәклеген билгеләүче нигезләмәләр өстәлде. Закон проекты белән шул ук үзгәрешләр Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 53.2, 78 статьяларына кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International