Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары да катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте. Документ буенча экологик хокук бозулар буенча эзләтеп алынучы штрафларның 100%ын да җирле бюджетларга күчерү карала.
Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады. Ул шулай ук бу акчаларны тотуның ачык контролен тәэмин итәргә кушты. Татарстан Президенты фикеренчә, штраф санкцияләре бары тик җирлекләрдә экологик проблемаларны хәл итүгә генә тотылырга тиеш.
«Болар бар да дөрес. Муниципалитетларның экологик программалары булырга тиеш. Казначылык системасы акчалар керүне һәм аларны бүлүне төгәл тикшереп торырга тиеш, ә Экология министрлыгы – тиешле программаларны килештерергә тиеш. Без бюджетта махсус чыганак билгеләдек, ул җирле бюджет эчендә юкка чыкмасын өчен һәм экологик бурычларны хәл итүгә китсен өчен. Муниципалитетлар үз чиратларында экологик нормаларны бозучылар белән игътибарлы эшләргә, легаль булмаган чүплекләрне юк итәргә тиеш. Системалы эш алып барырга кирәк», - диде ТР Президенты.
Аннары тавыш бирү барышында парламентарийлар Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләрне кабул иттеләр.