Татарстанда технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы эшкуарлар өчен салым ташламаларын озайттылар. Тиешле закон проектлары бүген ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында кабул ителде.
Беренче закон проекты оешмалар мөлкәтенә гамәлдәге ташламалы салым ставкасының 2024 елның 1 гыйнварына кадәр 0,5% ка озайтуга юнәлтелгән. Бу технопарклар һәм инновацион-технологик үзәкләр өчен биналарны арендалауның ташламалы шартларында бирүгә кагыла. Әлеге категория буенча ташламалар суммасы 2018 елда 235 млн сум тәшкил итте, дип сөйләде ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.
Икенче закон проекты белән 2022 елның 1 гыйнварына кадәр республикада "гадиләштерүне" кулланучы салым түләүчеләр өчен билгеләнгән салым ставкаларының гамәлдә булуы озайтылды. "Салым преференцияләре суммасы 2021 елда 1 млрд сумнан артык күләмендә бәяләнә", - дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин.
Депутатлар «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын кабул итте.