РФ Финанслар министры А.Г.Силуановның Салым Кодексына төзәтмәләр турында фикере

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген РФ Хөкүмәте утырышында Салым Кодексына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе хупланды. Алар тарафыннан 2020 елда Россиянең салым резидентлыгын саклап алуны киңәйтү тәкъдим ителә. 

Бу мәсьәлә дөньяда яңа коронавируслы инфекция таралу вәзгыятендә аеру әһәмияткә ия булды. Кайбер гражданнар объектив сәбәпләр аркасында, мәсәлән командировака, ял, уку яки дәваланганнан соң Россиягә кире әйләнеп кайта алмады.

Алар өчен керемнәргә салым салу шартларын саклап калу өчен, әгәр алар 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр фактик рәвешле 90-182 календарь көнгә кадәр Россия Федерацияседә булса, Россиянең салым резидентлары булу хокукын бирергә тәкъдим ителә. Бу аларга НДФЛ буенча салым ставкасының үзгәрешсез күләмен саклап калырга һәм салым түләүләрен куллануга хокукны югалтмаска мөмкинлек бирәчәк. Статус алу өчен аларга 2020 елның салым чорында салым органына Россия салым резиденты итеп тиешле физик затны тану турында гариза тапшырырга кирәк.

Күрсәтелгән хокук пандемия таралу белән килеп туган вәзгыять аркасында гражданнар өчен салым шартларының начараюына юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International