Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү өлешендә Бюджет кодексына төзәтмәләр буенча хәбәр

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте 2019 елдан бюджетара трансфертлардан файдалануның үтә күренмәлелеген һәм нәтиҗәлелеген арттыру, акчаларны төбәкләргә җиткерүне тизләтү буенча эш алып бара. Нәтиҗәдә бюджетара трансфертларның 94%ы 2019 ел ахырында бюджет турындагы канунда бүленгән. Ә акчаларны вакытында тоту өчен төбәкләр әле ел башына кадәр үк килешүләр төзегән иде, аларның күп өлеше - субсидияләр буенча гомуми санның 99,7%ы һәм башка бюджетара трансфертлар буенча 80%ка якыны.

Әлегә кадәр рәсми рәвештә килешүләр төзүнең башка сроклары да гамәлдә: Бюджет кодексында субсидияләр өчен срок - 15 февраль билгеләнгән, ә башка бюджетара трансфертлар буенча таләп ел саен бюджет турында закон белән билгеләнә - 1 апрель. «Без Бюджет кодексында субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар буенча килешүләр төзүнең тизләтелгән срокларын - 1 гыйнварга кадәр - беркетә торган төзәтмәләр әзерләдек. Төзәтмәләр шулай ук башка бюджетара трансфертларны бүлү сроклары да теркәлә. Сирәк искәрмәләр белән алар 1 гыйнварга кадәр бүленергә тиеш. Бюджетара трансфертларны тарату һәм алар буенча килешүләр төзү чираттагы финанс елы башына кадәр акчаларны регионнарга максималь гадел, үтә күренмәле һәм тизләтелгән җиткерүне тәэмин итәчәк һәм РФ субъектлары бюджетларын формалаштырганда билгесезлек куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк ", - дип билгеләде финанслар министры Антон Силуанов, Бюджет кодексына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне шәрехләп.

Төзәтмәләрдә бюджетара трансфертлардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм чыгымнарны планлаштыруның сыйфатын яхшырту өлешендә тагын бер төркем инициативалар каралган, алар комплекста төбәк хакимиятләренә урыннарда югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Бюджет кодексына тиешле төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International