Россия Финанс министрлыгы төбәк бюджетлары белән вәзгыятьне тикшерә, кирәк булганда ярдәм күрсәтә

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

РФ субъектларының тупланган бюджетларын соңгы айда үтәү турындагы беренчел мәгълүматлар төбәк керемнәре белән вәзгыятьнең яхшыруы турында сөйли.

 Төбәк бюджетларына керү күрсәткечләре яхшыра. Салым керемнәре керүнең соңгы айда кимүе узган елның шул ук чорына карата 9% тан 7% ка кадәр кимегән. Хәлнең тотрыклануы 67 төбәктә күзәтелә (80% ка якын). Беренче яртыеллыкта төбәк бюджетларына 5 трлн сумга якын (4,869 трлн. сум) килде.

Агымдагы елда федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган кертемнәр 1 384 млрд. сумга кадәр сизелерлек артты (498 млрд. сумга яисә 2019 ел дәрәҗәсеннән 56%ка күбрәк), бу федерация субъектлары керемнәренең 22%ын тәшкил итә. Бу шул исәптән пандемиягә каршы көрәш кысаларында халыкка, оешмаларга һәм медицина учреждениеләренә ярдәм итү буенча РФ Хөкүмәте чараларын киң күләмле тормышка ашыруы белән бәйле.

"Төбәкләр бюджетларының берләштерелгән керемнәрендәге һәр бишенче сум федераль дотацияләргә һәм башка ярдәм чараларына туры килә. Федераль ярдәм хисабына ел башыннан капиталь характердагы төбәк чыгымнары, аерым алганда, сәламәтлек саклау биналарын төзү һәм җиһазлауга 1,5 тапкырдан күбрәккә (51%ка) артты», - дип билгеләп үтте РФ финанс министры Антон Силуанов. Шул исәптән, федераль бюджеттан акчалата түләүләрне бирү хисабына хезмәт хакына 2,3 трлн. сум күләмендә чыгымнар артты.

Финанс министрлыгы башлыгы шулай ук "авыр шартларда төбәкләрнең бурыч йөкләнешен үзгәртмәү тенденциясен саклап калуга ирешелде. РФ субъектларының дәүләт бурычы 1 июльгә 2138 млрд. сум тәшкил итә, бу ел башы дәрәҗәсенә туры килә", дип ассызыклап узды. II кварталдан башлап, COVID-19 нәтиҗәсендәге чикләүләргә бәйле буларак, бүгенге вакыт вәзгыятендә төбәк бюджетларының тигезлеген тикшереп тора. Кирәк булган саен, төбәкләргә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә.

Россия Финанс министрлыгы тарафыннан төбәкләр бюджетларының тигез булуын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде һәм гамәлгә ашырыла. «Төбәкләргә һәм муниципалитетларга бюджет ассигнованиеләрен коронавируслы инфекцияне булдырмауга һәм тарату нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук икътисад тармаклары үсешенә йогынты ясауны киметүгә бәйле чараларны акча белән тәэмин итүгә яңадан бүлү өлешендә сыгылмалылык бирелгән», - дип аңлатты РФ финанс министры Антон Силуанов.

Шулай ук казначылык бюджет кредитларын калган чараларны тулыландыруга кире кайтару вакыты 180 көнгә кадәр арттырылды (гомуми лимит 300 млрд. сумга кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International