Шәхси финанслар белән бәйле темалар буенча иң яхшы журналистлык эшенә «Финанслар белән дуслык» IV Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Конкурс Россия Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проекты кысаларында оештырыла. Гаризалар 2020 елның 27 августына кадәр кабул ителәчәк.
Конкурста катнашуга 2020 елның 1 гыйнварыннан 27 августына кадәрге чорда теле- һәм радиоэфирда чыккан басма, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында, блогларда һәм социаль челтәрләрдә басылган журналистлар материаллары тәкъдим ителергә мөмкин. Конкурста катнашу өчен тәкъдим ителгән материал ММЧ битендә, яки журналистның социаль челтәрләрдәге шәхси битендә урнаштырылырга һәм #конкурсдружисфинансами хештегы белән тамгаланырга тиеш.
«Финанслар белән дуслык» бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча профессиональ жюри федераль һәм төбәк номинацияләрендә иң яхшы журналист материалларын билгеләячәк. Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар Россия Финанс министрлыгының истәлекле бүләкләре һәм дипломнары белән бүләкләнәчәк. Нәтиҗәләр 2020 елның сентябрендә Мәскәүдә һәм төбәкләрдә узачак. Конкурс өч федераль һәм өч региональ номинациядә уздырыла.
Федераль номинацияләр:
"Пандемия.net". СОVID-19 пандемиясе тудырган тотрыксыз икътисадый вәзгыять чорында халыкка дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын аңлатучы иң яхшы материал өчен.
"Белем туплау". Шәхси бюджетны саклау һәм арттыру өчен финанс яктан акыллы адымнар турындагы иң яхшы материал өчен.
«Алга таба бер адым атла». Финанс белемне яктыртуга креатив якын килү өчен. Редакция коллективлары бүләкләнә.
Төбәк номинацияләре:
"Мошенникларга каршы бергә". Алдакчыларга каршы торуга багышланган иң яхшы материал өчен. "Гаилә кыйммәтләре". Гаилә аудиториясе өчен финанс белем буенча иң яхшы материал өчен. "Финанс активы". СОVID-19 пандемиясе чорында халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә бәйле актуаль проблемаларны актив һәм профессиональ яктырткан өчен. Редакция коллективлары бүләкләнә.
Конкурста катнашуга гаризаны konkurs@vashifinacy.ru адресына җибәрергә мөмкин.
Гаризада түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
- ММЧ исеме;
- ММЧ тибы (матбугат, интернет-ММЧ; телевидение, радио; блогоөлкә).
- катнашучының исеме, фамилиясе, атасы исеме яисә редакция коллективының исеме;
- басылган материалга сылтама;
- номинациянең исеме;
- контакт мәгълүматлары (телефон һәм электрон почта).
Конкурс турында тулырак мәгълүматны вашифинанс.рф сайтында карагыз.