Сатып алуларны финанс белән тәэмин итүне арттырмау контроленең яңа кагыйдәләре расланды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Финанс министрлыгы әзерләгән дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны финанс белән тәэмин итүне арттырмауны автоматлаштырылган тикшереп торуның яңа кагыйдәләрен раслады.

44-ФЗ санлы Законның 99 статьясындагы 5 һәм 5.1 өлешләрендә каралган Россия Казначылыгы һәм финанс органнары уздыра торган сатып алуларны финанс белән тәэмин итүне арттырмауны тикшереп торуның яңа кагыйдәләре расланды (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 декабрендәге 1367 номерлы карары белән расланган кагыйдәләр урынына). Яңа кагыйдәләр белән контрольне уздыру процедураларына һәм срокларына карата төгәл таләпләр куелган, Россия Казначылыгы һәм финанс органнары белән үзара хезмәттәшлек итү өчен документларның бердәм формалары расланган.

Контроль объектларының күпчелегенә карата сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы чаралары (ЕИС) сатып алуны финанс белән тәэмин итүнең автоматлаштырылган контроле һәм сатып алуның идентификацион коды кертелә, бу контрольне үткәрү срогын мәгълүматны автоматлаштырылган контрольгә җибәргәннән, соң күп тапкырлар - 1 көннән 1 сәгатькә кадәр киметә. Автоматлаштырылмаган контроль "ябык" сатып алулар уздырганда электрон формада түгел, шулай ук бердәнбер тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) белән төзелә торган контрактлар проектларына карата (билгеле бер кагыйдәләрдә очраклар исемлегендә) сакланачак, чөнки мондый контрактлар ЕИС кулланмыйча төзелә.

Хокукый җайга салуны кодлаштыру һәм стабильләштерү максатларында яңа кагыйдәләрне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 декабрендәге 1367 номерлы карарында һәм Россия Финанс министрлыгының 04.07.2016 № 104н һәм 22.07.2016 № 120н боерыкларында элек 3 төрле норматив хокукый актта билгеләнгән контроль уздыру турындагы нигезләмәләрне берләштерәләр һәм унификациялиләр.

Белешмә өчен:

Бер үк вакытта заказчылар тарафыннан төзелгән контрактлар реестрын алып баруны, ил оборонасы ихтыяҗлары һәм дәүләт иминлеге өчен сатып алуларны тормышка ашыру үзенчәлекләрен, ябык электрон процедуралар уздыру үзенчәлекләрен җайга сала торган Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелде. Моннан тыш, 24.04.2020 № 124-ФЗ һәм 31.07.2020 № 249-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә аерым үзгәрешләр кертелде. Россия Финанс министрлыгының 2016 елның 04 июлендәге 104н номерлы һәм 22.07.2016 № 120н боерыклары яңа кагыйдәләр үз көченә кергәннән соң кулланылмый һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 12 декабрендәге 1367 номерлы карарының үз көчен югалтуын тануга бәйле рәвештә билгеләнгән тәртиптә үз көчләрен югалткан дип танылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International