29-30 мартта Казанда узган "Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмәдә РФ финанслар министры урынбасарлары Л.В.Горнин, А.М.Лавров, РФ Финанслар министрылыгың Социаль өлкә һәм фән тармакларында бюджет сәясәте департменты директоры В.А.Зеленский, РФ Финанслар министрлыгың Бюджет сәясәте һәм методология департаменты директоры С.В.Романов, РФ субъктларының финанс органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР министрлар Кабинеты белгечләре, республиканың ведомство һәм министрлыклар вәкилләре, финанс, казначылык һәм салым органнары хезмәткәрләре катнашты.
Семинар эшенең беренче көнендә РФ финанслар министры урынбасары Л.В.Горнин, РФ Финанслар министрлыгының Социаль өлкә һәм фән тармакларында бюджет сәясәте департменты директоры В.А.Зеленский, РФ Финанслар министрлыгың Бюджет сәясәте һәм методология департаменты директоры С.В.Романов, Татарстан Республикасы финанслар министры Р.Р.Гайзатуллин, Нижегород өлкәсенең финанслар министры О.Ю.Сулима чыгыш ясады.