Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында (Казан) узды.
Утырышта 2021 елның ике аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.
Директорлар советы 2021 - 2025 елларга «Татнефть» төркеменең Экологик программасын раслады һәм гамәлгә кертте.
Беренче тапкыр «Татнефть» төркеменең барлык бизнес-юнәлешләрен үз эченә алган бердәм комплекслы программа формалаштырылды. Компания парник газларын атмосфера һавасына чыгаруны, су куллануны, калдыклар барлыкка килүне киметергә, шулай ук ПНГны утильләштерү күләмен арттырырга планлаштыра.