Татарстан Хөкүмәте йортында социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек өчен яңа проектларны хупладылар

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте йортында “Менделеев” һәм “Түбән Кама” социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек өчен килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләр утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уздырды.

“Менделеев” социаль-икътисади үсеш территориясендә натрий хлориды производствосын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның инициаторы – “Менделеев химия заводы” ҖЧҖ.  56 яңа эш урыны булдырылачак, уртача хезмәт хакы 47 мең сум булачак.

“Промтехкомплект-Межрегион” компаниясе пыяла-пластик насос-компрессор торбалар җитештерү буенча проект әзерләгән. 10 эш урыны булдырылачак.

Түбән Камадан “Микрофибра” компаниясенең элек төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертү турында гариза бирелгән. Еллык эшләп чыгарыла торган продукциянең күләме - 4 мең тонна.

Комиссияләр вәкилләре барлык тәкъдим ителгән гаризаларны хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International