Республика бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 5 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җибәрелгән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле юнәлешләр буенча барлык комитетлары утырышларында каралды. Рреспубликаның төп финанс законы парламент тыңлаулары форматында тикшерелде. Моннан тыш, Татарстанның барлык муниципалитетлары катнашында да республика киңәшмәсе узды. Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр вәкилләре дә үз тәкъдимнәрен белдерде. Барлык тәкъдимнәр республика Хөкүмәтенә бюджет өстендә киләчәктә эшләүне исәпкә алу өчен җибәрелде.

2022 ел бюджеты, депутатлар бәяләвенчә, балансланган, социаль юнәлешле һәм программалы юнәлешле. Бюджет проектында социаль әһәмияткә ия һәм беренче чираттагы чыгымнар өлеше - 2022 бюджет проектында чыгымнарның гомуми күләменең 80% ын тәшкил итә. Бюджет чараларының 91%тан артыгы элек расланган дәүләт программалары кысаларында язылган.

Традиция буларак, сессиядә беренче уку режимында Татарстанның чираттагы финанс елына һәм план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы карала. Сессиядә доклад белән республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты проекты нигезенә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре салынды:

•        2022 елда тулаем региональ продуктның 3,6 %ка, 2023 елда 3,1 %ка һәм 2024 елда 3,4 %ка артуы;

•        сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2022 елда 3,4% ка, план чорында үсеш  – 3,7% һәм 4% ;

•        Реаль хезмәт хакының 2022 елда 2,7 %ка, 2023 һәм 2024 елларда 2,9 %ка артуы;

•        кулланучылар бәяләре индексының 2022 елда 4 %ка, план чорында 4 %ка үсеше;

•        нефтькә экспорт бәясе:  2022 елда баррель өчен 56,2 доллар, план чорында баррель өчен 54,8 һәм 54,2 доллар;

•        доллар курсы: 2022 елда 71,8 сум, план чорында – 72,6  һәм 73,6  сум;

•        инфляция: ел саен 4%.

Икътисад министрлыгы фаразлавынча, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 3,6% тәшкил итәчәк. Әлеге үсешнең 35%ы - сәнәгать җитештерүе өлеше, 19%ы - авыл хуҗалыгы, 17%ы - сәүдә, 6%ы - төзелешкә туры килә. Фараз буенча, 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 2021 ел белән чагыштырганда 3,4 процентка артачак.

Икътисад министры докладының тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты параметрлары турында депутатларга финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты түбәндәге күләмнәрдә кертелгән: керемнәр - 294,8 млрд. сум, чыгымнар - 305,7 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.  Берләштерелгән бюджет керемнәре 2022 елда 345,6 млрд. сум күләмендә салынган, чыгымнар - 356,5 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.

"Бюджет киеренке, кытлык бар, әмма үтәлә торган", - финанслар министры Радик Гайзатуллин 2022 ел бюджетын шулай характерлады. 

Финанс министры докладының тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.

Финанс министры доклады депутатларда  күп кенә  сораулар тудырды. Аерым алганда, депутат Марат Галиев нефть тармагыннан һәм нефть химиясеннән табышка салым суммасында керемнәрнең чагыштырма өлешен тәшкил итүе белән кызыксынды. "Табышка салымның якынча 50% ын бюджет нефть тармагыннан һәм нефть химиясеннән ала", - дип җавап бирде Радик Гайзатуллин.

Депутат Камил Садриев сайлау кампанияләре барышында гражданнардан килгән наказларны үтәү бюджетта ничек чагылыш табуы, кабул ителгән "юл карталары" буенча финанслауны арттыру булачакмы, дип кызыксынды.  «Бүген программалар буенча акча бүлү бара, эш муниципалитетлар белән бергә бара, наказлар исәпкә алыначак», - дип җавап бирде Радик Гайзатуллин.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов киләсе елда мәктәп ашханәләрен яңарту дәвам итәчәкме, дип кызыксынды. Финанс министры программаның дәвам итәчәген әйтте, аны финанслауга якынча 1 млрд. сум салынган.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов коллегалары игътибарын халыкның керемнәрен үстерү зарурлыгына юнәлтте. «Бюджет проектына 70 тән артык тәкъдимне без фракция исеменнән җибәрдек, - дип сөйләде Хафиз Миргалимов, - бүген Россиядә 24 млн. кеше ярлы яши, Татарстанда гражданнарның 7% ы ярлылык чигендә яши. Бюджет - социаль сәясәтнең лакмус кәгазе".

ЛДПР партиясеннән депутат Эдуард Шәрәфиев бюджет барлык социаль йөкләмәләрне башкарырга мөмкинлек бирә, дип саный. Шуның белән бергә, аның фикеренчә, бюджетта салынган кече һәм урта бизнеска югары йөкләнеш борчу тудыра.

 «Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кертелгән «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты Татарстан Республикасы Бюджет кодексында каралган барлык күрсәткечләргә туры килә, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән чыгыш ясап, - социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре нигезендә өч еллык чорга керемнәр керү фаразы төзелде».

Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, бюджет сәясәтенең өстенлекле бурычлары булып республика бюджет системасының озак сроклы баланслылыгын һәм тотрыклылыгын тәэмин итү, гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне һичшиксез үтәү, илкүләм үсеш максатларын үтәүдә катнашу кала.

"Бюджетны үтәү пандемиягә каршы көрәш шартларында дәвам итәчәк һәм моның өчен проект оптимальләштереләчәк, - дип саный Леонид Якунин, Хөкүмәтнең Резерв фонды беркадәр арттырылачак һәм кирәкле финанс ресурслары салыначак. Бюджетның социаль юнәлеше план чорында алга таба үсеш белән 80% ка якын тәшкил итә.

Бюджетның программалы юнәлешле булуы, профильле комитет башлыгы фикеренчә, республика территорияләрен үстерү эшен дәвам итәргә, капиталь акчаларны беренче дәрәҗәдәге ихтыяҗларга (торак, юллар, сәламәтлек, коммуналь өлкәгә һ.б.) юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бюджетның программа чыгымнарының төп күләме «кеше капиталы» юнәлешенә туры килә, бу республика Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасында яңгыраган социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре белән яраша, - диде Леонид Якунин, - проект агымдагы елга расланган күрсәткечләргә каршы керемнәрне 20 млрд. сумга арттыруны, чыгымнарны 24 млрд. сумга арттыруны күздә тота. Бюджет чыгымнарының иң зур өлеше “Мәгариф”, “Социаль сәясәт”, “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча туры килә.

Профильле комитет депутатлары фикеренчә, 2022 елда коронавирус инфекциясе белән бәйле чикләүләрнең икътисади куркынычларын исәпкә алырга туры киләчәк. Шуңа күрә республика гражданнарына һәм икътисадына ярдәм итүнең өстәмә чаралары бюджет проектына кертелгән.

"Шулай итеп бюджет классификациясенең җиде бүлеге буенча бюджет чыгымнары, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау, мәдәният һәм кинематография, сәламәтлек саклау, гомумдәүләт мәсьәләләре һәм икътисад чыгымнары арттырылды", - дип аңлатты Леонид Якунин.

Салым керемнәре - бюджет балансының төп параметры, аларның динамикасы икътисадый вәзгыятьне чагылдыра. "Шуңа күрә аларны мобилизацияләү, һәр бюджет сумын нәтиҗәле файдалану буенча эшне дәвам итәргә кирәк, - дип саный комитет башлыгы, - билгеләп үтәм, агымдагы елда гамәлдә булган салым ташламалары сакланды".

Бюджетның чыгым өлешенең өстенлекле юнәлеше булып элеккечә үк кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тора. Бу максатларга 26 млрд. сумга якын акча каралган, акчаны сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәсен үстерүгә, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерү планлаштырыла.

Леонид Якунин шулай ук республика Хөкүмәтенә һәм министрларга дәүләт программаларын караганда сайлау компанияләре чорында сайлаучылардан килгән наказларны үтәүне алдан карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. "Кешеләр моны көтә", - дип басым ясады ул.

Бюджет проектына үз бәяләмәсен республиканың Хисап палатасы бирде. Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев билгеләп үткәнчә, бюджет турындагы закон проекты законнар таләпләренә туры килә, шул исәптән Бюджет кодексында билгеләнгән дәүләт бурычы күләмен һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнарын, дефицитның чик күләмен, Хөкүмәт Резерв фонды күләмен чикләү өлешендә. 2022 елга һәм план чорына бюджет, Хисап палатасы фикеренчә, балансланган. Фаразлана торган керемнәр һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләмнәре планлаштырылган чыгымнарның үтәлешен тулысынча тәэмин итә. Бюджет кытлыгы финанслауның үз чыганаклары белән тәэмин ителә.

Докладның тулы тексты белән биредә танышырга мөмкин.

"Бюджет бик киеренке, әмма коронавирус шартларында мөмкин кадәр балансланган, - дип бәяләде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төп финанс законы проекты буенча  фикер алышуга йомгак ясап, - аны беренче укылышта кабул итәргә мөмкин дип саныйм".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International