Татарстанның федераль программаларда катнашуы нигездә Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары эшенә бәйле. Бу фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда әйтте. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин һәм кайбер республика министрлыкларының җитәкчеләре дә катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда федераль программаларның уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, аның сүзләренчә, бу республика Хөкүмәтенең дә, шулай ук парламентарийларның да казанышы. "Әлеге программалар кысаларында финанслау күләмнәре аз түгел, әмма бу суммалар тагын да зур булсын өчен актив эшләргә кирәк", - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Ул ассызыклаганча, федераль программаларда катнашу өчен аларны эшләү турында алданрак белергә дә кирәк. Моның өчен Рөстәм Миңнеханов депутатларны федераль министрлыклар, шулай ук эре федераль үсеш институтлары, дәүләт компанияләре белән актив хезмәттәшлектә торырга өндәде.
“Татарстаннан депутатлар төркеме куәтле һәм абруйлы булырга тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны гамәлдәге проблемаларны белер өчен Татарстан предприятиеләренә барырга чакырды.
Парламентарийлар үз чиратларында Рөстәм Миңнехановка тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерделәр. Татарстан Президенты республика җитәкчелегенең депутатларның Татарстан Республикасы үсешенә юнәлгән барлык инициативаларын хупларга әзер икәнен белдерде.
"Сез Татарстан Республикасыннан, - дип мөрәҗәгать итте очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына. - Сезнең статусыгыз югары, һәм минемчә, безгә сезнең потенциалны активрак файдаланырга кирәк".