Алдан алынган мәгълүматларга караганда, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарының үтәлеше – 2022 елның 1 ноябренә – 2 464,6 млрд сум яисә планлы бюджет билгеләреннән 75,8 % тәшкил итте.
Илкүләм проектлар буенча чыгымнарны үтәү түбәндәгечә:
«Демография» - 82,9 %;
“Сәламәтлек саклау” - 76,5 %;
«Мәгариф» - 70,0 %;
«Торак һәм шәһәр мохите» - 77,8 %;
«Экология» - 64,3 %;
«Имин сыйфатлы юллар» - 77,1 %;
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» - 72,3 %;
«Фән һәм университетлар» - 85,6 %;
«Россия Федерациясенең санлы икътисады» - 42,3 %;
«Мәдәният» - 83,6 %;
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» - 65,7 %;
«Халыкара кооперация һәм экспорт» - 62,8 %;
Магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең комплекслы планы (транспорт өлеше) - 82,5 %;
"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" - 77,4 %.