Бүген финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендә ике сорау бар иде:
1. 2022 елның 9 аенда «2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының ведомство программасының үтәлеше турында.
2022 елның 9 аенда Министрлыкның ведомство программасы чараларының үтәлеше турында Министрлык аппаратының коррупциячел һәм башка хокук бозуларын профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар бүлеге башлыгы Е.В. Куракина сөйләде; Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында 2022 елда коррупциягә каршы факторларны һәм коррупция торышы турында фикерләрен ачыклау максатында бюджет учреждениеләре арасында коррупциягә каршы күрелә торган чаралар турында Казначылык департаментының анализ һәм стратегия бүлеге башлыгы А.И. Тараканов чыгыш ясады; бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны эчке финанс контролен гамәлгә ашыру эше нәтиҗәләре турында, 2022 елның 9 аенда коррупцион хокук бозуларны ачыклау предметына Татарстан Республикасы өстенлекле илкүләм проектларын һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда законнарның үтәлешен тикшерүне гамәлгә ашыру турында Казначылык департаменты директоры урынбасары Садретдинов А.А. докладын укыды.
2. Утырышта катнашучылар Казначылык департаментының кадрлар бүлеге башлыгы И.А. Старцев мәгълүматын тыңладылар. Ул Казначылык департаментының коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат. Аның чыгышы министрлыкта коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау, аларны булдырмау чараларын көчәйтүгә багышланды.
Комиссия рәисе күрсәтелгән юнәлештә эшне Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының «2015-2025 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» ведомство программасы пунктларын үтәү буенча Министрлыкның барлык структур бүлекчәләренә эшне дәвам итәргә йөкләде, Министрлык һәм Казначылык департаментының кадрлар бүлегенең коррупциягә һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы булган затларга коррупциягә каршы көрәш максатларында, дәүләт хезмәткәрләре анкеталарындагы белешмәләрне, аларның туганнары турындагы белешмәләрне, мәнфәгатьләр конфликты булу мөмкинлеген ачыклау максатларында, актуальләштерергә йөкләде; шулай ук коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган планлаштырылган чараларны үткәрергә (9 нчы декабрь) кушты.