Эшкуарлар өчен контрагентларны тикшерү сервисы турында

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

МСП Корпорациясе һәм РФ Федераль салым хезмәте МСП.РФ цифрлы платформасында контрагентларны тикшерү сервисын эшләтеп җибәрделәр һәм бизнесны массакүләм теркәү адресларын урнаштырдылар. Бу хакта корпорациянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"МСП Корпорациясе Россия Федераль салым хезмәте белән берлектә МСП.РФ цифрлы платформасында контрагентларны тикшерү буенча түләүсез сервисны эшләтеп җибәрде һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, үзмәшгульләрне һәм үз бизнесларын ачучыларны ышанычсыз партнерлар һәм бер көнлек компанияләр белән хезмәттәшлектән саклап калу өчен бизнесны массакүләм теркәү адресларын урнаштырды",-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Корпорациядә аңлатуларынча, кулланучылар тиз арада Федераль салым хезмәтеннән бушлай һәм сорау саны буенча чикләүләрсез мәгълүмат ала алачак. Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, компанияләрне тикшерү 20 дән артык параметр буенча алып барыла, алар арасында салым хокук бозулары, җитәкчеләрне һәм гамәлгә куючыларны дисквалификацияләү, юридик затта катнашу чикләүләре турында мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International