2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, документ якын арада Татарстан Президентына кул куюга юнәлдереләчәк, шуннан соң республика законы статусын алачак.
Дәүләт Советына 29 сентябрьдә кергән бюджет турындагы закон проекты парламентның профильле комитетлары утырышларында каралды, парламент тыңлаулары форматында һәм республиканың барлык муниципалитетлары катнашында узган республика киңәшмәсендә киң фикер алышынды. 20 октябрьдә республиканың төп финанс законы беренче укылышта кабул ителде.
Республика бюджеты турындагы закон проектына икенче укылышка әзерләү чорында регламент срокларына 701 төзәтмә кертелгән. Шуларның 660 ы республика Министрлар Кабинетыннан кергән. Дәүләт Советы депутатларыннан - 24 төзәтмә, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан - 17 төзәтмә. Депутатлар тарафыннан кертелгән төзәтмәләр җентекләп эшләнгән, алар буенча уртак карарлар чыгарылган һәм шуңа күрә алар профиль комитеты утырышына кадәр үк кире алынган.
Нәтиҗәдә 677 төзәтмә каралган, шуларның 660ы Министрлар Кабинетыннан, унҗидесе Бюджет, салымнар һәм финанс комитетыннан кергән төзәтмәләр. Алар барысы да Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты тарафыннан кабул ителүгә тәкъдим ителде.Төзәтмәләр нигездә өстәмә федераль акчалар өлешендә бюджетны төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Федераль бюджеттан кергән барлык акчалар максатчан, аларның күбесе республика бюджеты ягыннан уртак финанслауны таләп итә.
Кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәләре буенча бюджет турындагы закон проекты тулаем алганда түбәндәге параметрлар белән кабул ителер иде:
- 2023 елда керемнәр 343 млрд. 933 млн. 710 мең 300 сум, чыгымнар - 371 млрд. 081 млн. 210 мең 800 сум, дефицит - 27 млрд. 147 млн. 500 мең сум 500 сум;
- 2024 елда керемнәр - 367 млрд. 407 млн. 890 мең 200 сум, чыгымнар - 394 млрд. 637 млн. 646 мең 200 сум, дефицит - 27 млрд. 229 млн. 756 мең сум; дефицит - 27 млрд. 229 млн. 756 мең сум;
- 2025 елда керемнәр - 366 млрд. 968 млн. сум. 259 мең 300 сум, чыгымнар - 394 млрд. 354 млн. 206 мең 100 сум, дефицит - 27 млрд. 385 млн. 946 мең 800 сум тәшкил итәчәк.