Коммерциягә карамаган оешмаларга кече һәм урта бизнес вәкилләрен укытуга бирелгән бюджеттан субсидияләр табышка салым базасына кертелмәячәк, ә хезмәтләр күрсәтү өстәлгән бәягә салымнан азат ителәчәк, дип аңлашыла бюджет буенча Дума комитеты хуплаган закон проектыннан.
2 ноябрьдә 227038-8 номерлы закон проектын палатага хөкүмәт кертте.
Закон проекты нигезләмәләре 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Бу, авторлар уйлавынча, элек тормышка ашырылган һәм киләчәктә гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чараларына карата салым салуның тигез шартларын тудырырга мөмкинлек бирәчәк.