ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан төзүчеләре торак тапшыру буенча еллык планны 8,5%ка арттырып үтәделәр

2022 елның 19 ноябре, шимбә

Татарстан төзүчеләре торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәгәннәр. Бүгенгә 2 млн. 990 мең квадрат метр тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5%ка күбрәк. Индивидуаль торак төзелешенә гомуми күләмнән – 2 млн. 137 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак - 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңзшмәсендә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һ ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International