Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар турында

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2022 елның 24 ноябрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар оештырылды. Ул дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм аны җайга салу тәртибе турындагы законнар таләпләрен үтәүне тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәү мәсьәләләренә багышланды.

Чарада Панкратов Алексей Юрьевич - Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире, Бикеев Игорь Измаилович - беренче проректор, фәнни эш буенча проректор, җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзалары, Финанс министрлыгы, Казначылык департаменты һәм аның территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International