Антон Силуанов: 9 ай нәтиҗәләре буенча бюджет керемнәре 19,7 трлн сум тәшкил итте

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бюджет керемнәре, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10,1%ка арткан. Хәзерге вакытта федераль бюджет 200 млрд сумнан артык профицит белән үтәлгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында финанс министры Антон Силуанов сөйләде.

"Санкцияләр һәм чикләүләр федераль бюджетны үтәү барышына йогынты ясамады. Барлык йөкләмәләр дә тулы күләмдә һәм өзлексез башкарыла. Керемнәр узган ел белән чагыштырганда 10%тан артык үсеш тәшкил иткәнен күрәбез”, - дип аңлатты министр.

"Керемнәрнең төп үсеше тышкы базарда конъюнктурага бәйле барлыкка килде – нефть һәм газга бәяләр арту, шулай ук салым кануннарындагы үзгәрешләр аркасында килеп чыкты, бу узган ел белән чагыштырганда нефть-газ керемнәре 37%тан артыкка артуга китерде", - дип өстәде ул.

Бюджет чыгымнары 70% дәрәҗәсендә үтәлгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6%ка күбрәк.

"Чыгымнарны үтәү планлы дәрәҗәдә кала бирә, шул ук вакытта бюджет акчаларын алучыларга хәзер үк калган акчалар күләмен, шул исәптән 2023 елда кулланылырга тиешле калган акчалары күләмен киметү буенча чаралар күрергә кирәк", - дип игътибар итте Антон Силуанов.

Моннан тыш, Финанс министры 2023-2025 елларга бюджет әзерләү бурычлары турында сөйләде. Әйтик, ел ахырына кадәр берничә норматив-хокукый актны расларга һәм илкүләм проектлар паспортларын, шулай ук яңа федераль проектлар паспортларын үзгәртергә кирәк.

«Киләсе атнада бюджет ассигнованиеләре лимитлары бүлүчеләргә җиткереләчәк. Контрактлар, килешүләр төзергә, 3 елга ассигнование күләме нигезендә йөкләмәләр язарга мөмкин булачак. Шулай ук сатып алуларның план-графигын әзерләргә һәм төбәкләр белән килешүләр төзергә кирәк», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International