Яшь эшмәкәрләргә ярдәм итү киңәюе РФ субъектларыннан төбәк кануннарына үзгәрешләр кертүне таләп итте. Төбәкләрдә бу процесс төрле вакытка сузылды. Шуңа күрә кайбер субъектларда грантлар буенча конкурс процедуралары әлегә дәвам итә һәм агымдагы ел ахырына кадәр тәмамланачак. Гранталар бирү буенча хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе алдынгылар рәтендә.
Билгеләп үтелгәнчә, җиңүчеләрнең иң күп проектлары җитештерү эшчәнлеге, шул исәптән кием-салым һәм җиһаз әзерләү, сәламәтлек саклау, спорт һәм социаль хезмәтләр, сәүдә белән бәйле.
Алынган грантлар ярдәмендә яшь эшмәкәрләр төрле өлкәләрдәге проектларны үстерәләр. Грантның максималь күләме 500 мең сум тәшкил итә, Арктика зонасы төбәкләре өчен ул 1 млн сумга кадәр. Бу акчаларны яшь эшмәкәрләр җиһазлар, оештыру техникасын, программа белән тәэмин итүне, чимал сатып алуга, арендага түләүгә, франшиза буенча беренче кертемгә, проектны массакүләм мәгълүмат чараларына чыгаруга һәм башкаларга тотарга мөмкин.
Яшь эшмәкәрләргә грант ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.