2022 елда « Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга беренчел йомгаклар ясалды

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итү чаралары буенча төбәкләр белән селектор киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында хәбәр ителгәнчә, хәзерге вакытта илкүләм проектны гамәлгә ашыру тулаем алганда 98% ка җитә, ә кайбер төп күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр буенча арттырып үтәлү дә күзәтелә. Моңа шул исәптән ярдәм итү чараларын камилләштереп бетерү ярдәм иткән.

Шулай ук киңәшмәдә эшмәкәрләр бергәлеге белән хезмәттәшлектә 2023 елда аерым игътибар таләп итә торган күп кенә юнәлешләр буенча системалы эшнең мөһимлеге билгеләнде. Алар арасында - микро-бизнесны ташламалы финанслау, кече һәм урта бизнесның эре заказчылар сатып алуларында катнашуы, кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт эшчәнлеге, салым ярдәме, төбәкара кооперация, лизинг мәсьәләләре һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International