Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев һәм Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Александр Демидов катнашында узды.
Чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елда көтелгән үтәлеш белән, тулаем алганда, 513,2 млрд. сумга салым һәм салым булмаган керемнәр 420,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджетына 359,7 млрд. сум керәчәк. Җирле бюджетларга керемнәр 60,8 млрд. сум тәшкил итә. Ел буена табышка салым 163,3 млрд. сум күләмендә көтелә.
Ел нәтиҗәләре буенча физик затлар кеременә 111,2 млрд. сум күләмендә салым җыю фаразлана. Берләштерелгән бюджетка акцизлар 42,4 млрд. сум тәшкил итәчәк. Оешмалар мөлкәтенә салым 33,6 млрд сум күләмендә көтелә. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча җир салымы 8,6 млрд сум тәшкил итәчәк. 2022 елда республиканың берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 29,5 млрд. сум күләмендә көтелә, шул исәптән республика бюджетына – 22,1 млрд. сум, җирле бюджетларга – 7,4 млрд. сум.
2022 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты чыгымнары 531,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Республика бюджеты чыгымнары 466,8 млрд. сум күләмендә башкарылачак.
“Ел башына калган бюджет акчалары һәм тупланган керемнәр бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирә”, - диа ассысызлады Татарстан финанс министры.
2022 елга илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 41,8 млрд. сум тәшкил итә. 15 декабрьгә үзләштерү 39,4 млрд сум яки 94% .
“2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Законга Татарстан Президенты 23 ноябрьдә кул куйды һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылды. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан бюджет турындагы Законны гамәлгә ашыру чаралары турында карар кабул ителде”, - дип белдерде Радик Гайзатуллин.