16 декабрьдә Россия финанс министры Антон Силуанов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашты. Чара барышында агымдагы елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең якынча нәтиҗәләре ясалды, шулай ук 2023 елга профильле органнарның бурычлары билгеләнде.
"Республика бәяләү күрсәткечләре буенча әйдәп баручылар өчлегендә тора. Бу социаль-икътисадый хәл дә, инвестицион климат та, тормыш сыйфаты да", - дип белдерде Антон Силуанов. Министр сүзләренчә, мондый нәтиҗәләргә коллегалар тарафыннан федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителә торган заманча идарә һәм үсеш коралларын актив куллану нәтиҗәсендә ирешелгән.
Финанс министры ассызыклаганча, 2022 елны Татарстан Республикасы профицитлы бюджет, ликвидлык калдыклары белән тәмамлый, бу төбәккә финанс һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итәчәк һәм булган барлык йөкләмәләрне, беренче чиратта - социаль бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Антон Силуанов сүзләренә караганда, киләсе елга Татарстан Республикасы бюджеты федераль дәрәҗәдә хупланган агымдагы бурычларны гына түгел, структур үсеш мәсьәләләрен дә исәпкә ала.