2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде

2022 елның 23 декабре, җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Керемнәр 45,5 млрд. сумга, чыгымнар - 52,6 млрд. сумга арткан.

2022 елда республика бюджетының чыгым өлешен 52 млрд. 57,5 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Акчалар агымдагы чыгымнарга, шулай ук илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын финанслауга тотылачак.

Нәтиҗәдә, республиканың бюджеты 2022 елга түбәндәге параметрлар белән ябылды. Керемнәр буенча - 450 млрд. 752 млн. 903,3 мең сум, чыгымнар буенча - 466 млрд. 842 млн. 920,3 мең сум. Дефицит - 16 млрд. 90 млн. 17 мең сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International