Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Буа районыннан 7 яшьлек кызның яңа ел хыялын тормышка ашырды. Ульяна планшет турында хыялланган иде.
Исегезгә төшерәбез, 23 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы» традицион акциясе узды.