Татарстанда төзелеш өлкәсендә барлыгы 2651 объекттан торган 29 республика программасы гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Тулаем алганда, аның нотыгы капиталь ремонт һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру йомгакларына, халыкның түләү дисциплинасы күрсәткечләренә багышланган иде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.