Финанс министрлыгы хезмәткәрләре балаларны шатландырды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе укучыларын Яңа 2023 ел белән котлады һәм татлы бүләкләр тапшырды. Бүген интернатта 97 начар күрүче бала белем ала һәм яши.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бүләкләрен бүләк итү матур традициясе 2007 елдан бирле дәвам итә. Балалар үз чиратында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International