Татарстанда 2022 елга торак тапшыру буенча максатчан күрсәткеч 3 092 мең кв. метр күләмендә үтәлгән

2022 елның 17 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов республика һәм федераль төзелеш программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, республикада контроль-күзәтчелек чаралары системалы рәвештә үткәрелә. 2022 елның гыйнварыннан башлап 1967 тикшерү үз көчләре белән республика СРО  үткәрде. Дәүләт төзелеш күзәтү инспекциясе шул ук чорда 1503 контроль-күзәтү чарасы башкарган, шуларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 860 мең сумлык 72 карар чыгарылган.

Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче - төп инвестицион-төзелеш идарәсе үзенең төзелеш мәйданнарын 555 тапкыр тикшергән. Хокук бозуларны ачыклау буенча тискәре тенденция кала – 989 хезмәтне саклау нормаларын үтәмәү очрагы теркәлгән. Хокук бозуларны бетерү буенча оператив эш алып барыла. Бүгенге көндә бары тик 12 кисәтү генә эштә кала.

Төбәктә торак төзелеше турында сөйләгәндә, Алексей Фролов, ел ахырына Татарстан планны арттырып үтәде – бүгенгә алдан планлаштырылган күрсәткечләргә карата 12,2%ка арттыру туры килә, дип белдерде. 2022 елга Татарстан Республикасы буенча Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан бирелгән торак тапшыруның максатчан күрсәткече 3 092 мең кв. метр күләмендә үтәлгән.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International