РФ Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы 2023 елның I кварталы ахырына кадәр 2030 елга кадәр чорга финанс белемен күтәрү һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясен фикер алышуга тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта финанс идарә тармагы сайтында бастырылган материалларда әйтелә.
"Документ гражданнарның финанс базары мөмкинлекләреннән нәтиҗәлерәк файдалануына һәм финанс мошенниклыгы белән бәйле куркынычларны киметүгә юнәлдереләчәк. Стратегия проекты фикер алышу өчен 2023 елның I кварталы ахырына кадәр тәкъдим ителәчәк. Мондый карарны 2017-2023 елларга Россия Федерациясендә финанс белемен күтәрү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация комиссиясе кабул итте", - диелә хәбәрдә.