2023 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру турында

2023 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт Йортында традицион республика киңәшмәсен үткәрде. 2023 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Министр билгеләп үткәнчә, 2022 елда республиканың төзелеш комплексы үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үтәгән. 6 илкүләм проект, 8 дәүләт һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программалары тулысынча тормышка ашырылган.

Аннары Марат Айзатуллин агымдагы елга планнар турында хәбәр итте. 2023 елда 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аларның гомуми финанс лимиты якынча 54 млрд. сум тәшкил итә. Бу акчаларга 3,5 меңнән артык объект төзергә, ремонтларга, модернизацияләргә һәм төзекләндерергә кирәк.

2023 елда торак төзелеше кысаларында 2 млн 830 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Шул исәптән 160 мең кв. метры - социаль ипотека программасы буенча, 1 млн 246 мең кв. метры - индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 423 мең кв. метры - күп фатирлы инвестицион торак сегментында.

«Безнең ишегалды» программасы буенча быел лимит 9 млрд. сум тәшкил итә. Программа объектларының якынча исемлегенә 960 йорт яны территориясе кертелгән.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International