2022 елда Россия төбәкләре бюджетларының үтәлеше турында

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Россиянең 40 төбәге бюджетлары 2022 елда профицит белән башкарылды, 45 регион – дефицит белән. Бу хакта РФ хөкүмәте утырышы барышында финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"РФ субъектлары үз бюджетларын тотрыклы үтәделәр. Керемнәрнең гомуми күләме планлы билгеләнештән 7% ка артты һәм 19 трлн сумнан артык тәшкил итте. <...> 40 төбәк үз бюджетларын профицит белән, ә 45 - дефицит белән башкарды", - диде Силуанов.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда барлык планлаштырылган йөкләмәләр үтәлгән һәм гражданнар һәм бизнеска ярдәм чаралары тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International