Республикада федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин сүзләренчә, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын төзү (2022 елдан күчкән объект) һәм Чаллы шәһәрендә 2 юл төзелеше дәвам иткән.
«Экология» илкүләм проектының 4 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу - биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (үтәлеше 54% тәшкил итә), ләм кырларын рекультивацияләү (төзелеш-монтаж эшләре 49% ка җиткән), Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (эшләр күләме 58%).
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Буа мәдәният йортын реконструкцияләү дәвам итә, аның буенча эшләр 54% тәшкил итә.
«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, шул ук вакытта бер объект - 2022 елдан күчкән (эш күләме - 26%), икенче объект буенча эшне 16 гыйнвардан башлап җибәрү планлаштырыла.
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында быел Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән һәм Казанда Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзү дәвам итә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә мәктәп-бакча төзелеше дәвам итә. Эш күләме 77% тәшкил итә. Төзекләндерү эшләре язгы чорда башкарылачак.
«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычы ярларын ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 59 тәшкил итә.
Республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин, киң колачлы һәм социаль әһәмияткә ия программаларның берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, дип белдерде. 2023 елда аңа гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган 716 күп фатирлы йорт керә. Программаның финанс күләме 6 млрд 198 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.