Нефтькә һәм экспорт пошлинасына уртача бәя турында

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 15 декабреннән 2023 елның 14 гыйнварына кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $46,82, яки тоннага $341,8 тәшкил иткән.

Россия Финанс министрлыгы исәпләүләре буенча, РФдә нефтькә экспорт пошлинасы 2023 елның 1 февраленнән $3,9 га кимиячәк һәм тоннага $12,8 тәшкил итәчәк.

Ачык төстәге нефть продуктлары һәм майга пошлина тоннасы өчен $5,0 дән $3,8 кадәр, коңгырт төстәгеләренә – 16,7 доллардан $12,8 кадәр кимиячәк.

Товар бензины экспортына пошлина 3,8 долларга кадәр төшәчәк, турыдан-туры (нафта) - тоннага $9,1 дан 7,0 долларга кадәр.

Сыекландырылган газга пошлина $21,0 тәшкил итәчәк, сыекландырылган углеводород газның чиста фракцияләренә пошлина 18,9 доллар тәшкил итәчәк.

Кокска пошлина тоннага $0,8 тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта нефтькә экспорт пошлинасы тоннага $16,7 тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International