ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе узды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Узган 2022 елда Татарстанда сәламәтлек саклау үсешенә 104 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуларның 10 млрд. сумы - сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итүгә. 1277 объектта матди-техник базаны ныгыту буенча эшләр башкарылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. Төп тема - 2022 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар.

Быел ике зур объект төзелә, аларга 1,2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, бу Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе янындагы территориядәге перинаталь үзәк; Әлмәт муниципаль районы үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге.

Илкүләм проектлар эше нәтиҗәләре буенча «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру буенча барлык 59 күрсәткеч үтәлде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International