Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Чара Казанда ТР буенча ЭЭМның төп бинасында узды.
Тармактагы эшләр торышы һәм быелга бурычлар турында төп нотык белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ коллегиясендә узган елның илебез, республика, аерым алганда, Эчке эшләр министрлыгы өчен җиңел булмавын искәртте. Шуңа да карамастан, тулаем алганда, хокук тәртибен тәэмин итү бурычлары үтәлгән, оператив-хезмәт эшчәнлегенең барлык төп юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелгән. Иҗтимагый резонанс тудырган берничә җинаять ачылган; мәдәни-массакүләм һәм иҗтимагый-сәяси гамәлләр уздырганда хокук тәртибе һәм иминлек тәэмин ителгән, икътисадый һәм салым җинаятьләрен ачуда, оешкан җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәштә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә мөһим уңышлар бар.
Бу күрсәткечләргә Министрлыкның барлык хезмәтләренең җитди эше, шулай ук эчке эшләр министрлыгының башка хокук саклау структуралары, ведомстволар һәм хакимият органнары белән гамәлләрен нәтиҗәле җайга салу хисабына ирешелде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, икътисадый иминлеккә һәм коррупциягә каршы торуга аерым игътибар бирелергә тиеш. (Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, 2022 елда ике мең ярымнан артык икътисадый юнәлештәге җинаять ачыкланган (2597), шулардан мең ярым авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә (1 мең 588).