Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы турында

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР спорт министры Владимир Леонов төп доклад белән чыгыш ясады. Үз нотыгында ТР спорт министры хәбәр иткәнчә, 2020 елдан республикада спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы тормышка ашырыла. 3 ел эчендә 67 спорт объектында капиталь ремонт ясалган. 2023 елда тагын 15 спорт объектында капиталь ремонт планлаштырылган.

Олег Матыцин үз чиратында Татарстанның спорт өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Татарстан хаклы рәвештә спорт өлкәсендә федераль проектларны гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе санала. Инфраструктура төзелеше актив бара. Объектларны сафка бастыру, республикага бирелә торган субсидияләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан үз өстенә алган барлык гарантияләр һәм йөкләмәләрне һәрвакыт нәтиҗәле һәм вакытында үти», - дип ассызыклады Россия Спорт министры.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, бүген республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары заманча спорт корылмалары белән тәэмин ителгән. 2022 елда гына да финанслауның гомуми күләме 4 млрд 230 млн сум булган 197 объект файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта булган объектларның норматив техник искерү проблемасы бар. Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың Спорт министрлыгы җитәкчелегенә, объектларның милекчеләре һәм баланс тотучылары белән берлектә, инженер системаларына хезмәт күрсәтү буенча вакытында килешүләр төзү эшен башкарырга кушты. «2023 елда без спорт инфраструктурасын, шул исәптән ДШП механизмнарын кулланып, үстерү эшен дәвам итәчәкбез», - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International