ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмә узды

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә («Чиста су» федераль программасы) һәм Чаллы шәһәрендәге ике юл («Торак» федераль программасы).

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (эшләр 55% тәшкил итә), Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү (эшләр 49% тәшкил итә), Түбән Кама сусаклагычында үткәргечләрне демонтажлау (3,7%), Казандагы Самосырово полигонын рекультивацияләү (эшләр 58% тәшкил итә) эшләре бара.

Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре дәвам итә, эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алып барыла (үтәлеш - 58%).

«Демография» илкүләм проекты буенча Казан шәһәрендә ике балалар бакчасы төзелә.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча быел төзелгән контрактлар кысаларында ике мәктәп төзелеше җәелдерелгән.

Марат Айзатуллин шулай ук күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау колачлы программасына әзерлек турында да хәбәр итте. 2023 елда бу программага гомуми мәйданы 4 млн 360 мең кв метр булган 716 күп фатирлы йорт кергән. Программаның финанс күләме 6 млрд 198 млн сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул программаның 2023 ел ахырына кадәр тәмамланырга тиешлеген искәртте. Программа кысаларында Татарстанның 10 муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми мәйданы 4 мең кв.м диярлек булган 102 бинаны күчерергә кирәк.

Чарада Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International