Социаль түләүләрне 2023 елның 1 февраленнән 11,9% ка индексацияләүгә чыгымнар 152,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Индексация халыкка социаль ярдәм күрсәтүнең 40 тан артык чарасына, шул исәптән бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиегә, инвалидларга, ветераннарга һәм чернобыльчеләргә айлык түләүләр, айлык иминият түләүләренә кагылачак.
Шулай ук ана капиталы күләме дә артачак – беренче балага ул 587 мең сумга якын, ә икенче балага – 775,6 мең сумга якын булачак.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә быел Хезмәткә түләүнең минималь күләмен инфляция дәрәҗәсеннән югарырак күләмдә индексацияләргә кушты, хезмәткә түләүнең минималь күләменә хезмәт хакы өлкәсенең башка яклары, шул исәптән шәхси өлкәләр дә бәйле, дип билгеләп үтте.