Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында үткәрде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексының төп предприятиеләре җитештерү күләмнәрен 1,8 %ка арттырган. Үсеш нефть чыгару күләмнәрен арттыру, нефть продуктлары, ашламалар һәм полиолефиннар чыгару исәбенә тәэмин ителгән. Компанияләр табышны 2021 елга карата арттырганнар, бу Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына түләүләрнең 40 %ка, 121 миллиард сумга кадәр артуына китергән.