Мәдәниятне үстерү - дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, милләтара тынычлык һәм татулык саклау, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы мәдәният инфраструктурасын үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән. «Мәдәният» илкүләм проектының барлык федераль максатчан күрсәткечләренә ирешелде. Мәдәният объектларында проект һәм ремонт-реставрация эшләренә федераль һәм республика бюджетларыннан финанслау күләме 4 млрд сумнан артып киткән. ТР Президенты ассызыклаганча, биналарны эксплуатацияләүгә һәм иминлеккә карата барлык таләпләр тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
Татарсан мәдәният министры Ирада Әюпова үзенең нотыгында хәбәр итүенчә, 2022 елда тармак буенча бюджеттан тыш керемнәр күләме 1 млрд 751,95 млн сум тәшкил иткән, үсеш темпы - 55,2 %. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан узган ел белән чагыштырганда 148% һәм 172%ка күбрәк акча эшләнгән. Иң яхшы динамиканы театрлар, концерт учреждениеләре һәм музейлар күрсәтә. Театр-тамаша учреждениеләрендә үсеш яхшы.