ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 379 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - еллык планның 12%ы

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүгенге көндә Татарстанда төзүчеләр 379 мең квадрат метр торак тапшырган, бу - еллык планның 12%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин халыкның ТКХ өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында аерым сөйләде. Декабрьдә Татарстан буенча түләүләр җыю дәрәҗәсе 101,3% тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,7% түбән. Еллык уртача дәрәҗә 99,3% тәшкил иткән - 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3%ка артык. Электрон форматта кылынган түләүләр гомуми күләмдә 70,4%ка җиткән. Районнар бу өлештә төрле күрсәткечләр күрсәтәләр. 7 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше әле яртысына да җитмәгән. 26 районда онлайн-операцияләр проценты 50%тан 70,4%ка кадәр. 12 муниципаль берәмлек республика буенча уртача күрсәткечтән арткан.

2023 елның 1 гыйнварына газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 237,5 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 54,8 млн сумга кимү теркәлгән. Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасын 11,7 млн. сумга киметү теркәлә. 2023 елның 1 гыйнварына бурыч 28,1 млн сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International