Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Бәшир Рәмиев исемендәге (Казан) ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясауга һәм 2023 елга цифрлаштыру бурычларына багышланды.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты. Ул республикада Цифрлаштыру елында тормышка ашырылган төп проектларны билгеләп үтте.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Татарстанның ИТ-тармагының 2022 елда продукция сатудан кергән кереме 30%ка – 2021 ел белән чагыштырганда 116 млрд сумнан 150 млрд сумга кадәр арткан. «Кертүләрне чикләү һәм IT ихтыяҗы арту шартларында эчке җиһазлар һәм программа тәэминаты сату артты. Оешмаларның тулаем кереме буенча фараз 150 млрд. сум тәшкил итә», - дип хәбәр итте ул.
Иннополис шәһәрен үстерү һәм анда тормышка ашырыла торган ИТ-проектлар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады («Иннополис – Россиянең технологик бәйсезлеген тәэмин итү буенча үсеш ноктасы» нотыгы). Ул искәрткәнчә, бүген Иннополиста 547 компания эшли.