ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясе узды

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда икенче ел рәттән файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн кв. метрдан артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Утырыш ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм 2023 елга бурычларга багышланды һәм Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды.

Төп нотык белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Әйтик, 2022 елда 3 093 млн кв.м тапшырылган, бу 2021 елга карата 102,7% тәшкил итә. «Җайга салынган эшләре һәм бу лаеклы нәтиҗәләр өчен төзүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу - Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган үзгәртеп корулар һәм федераль ярдәм чаралары нәтиҗә бирә дигән сүз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, республикада 2023 елда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тулысынча гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. «Аларны үтәүгә 68,8 млрд сум юнәлдереләчәк, һәм алар безнең бюджетта каралган», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International