РФ Финанс министрлыгы: Ташламалы ипотека программаларына 2023 елда 260 млрд сумга якын акча салынган

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Якынча 260 млрд сум бюджеттан 2023 елда ташламалы ипотека программаларын финанслауга юнәлдереләчәк. Киләсе елда сумма 200 млрд сум тәшкил итәчәк. 2025 елда - ул 150 млрд сум. Бу хакта Россия Финанс министрлыгының Финанс сәясәте департаменты директоры урынбасары Алексей Яковлев сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә гаилә ипотека программасын ике балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә киңәйтү - алга таба зур адым ясау ул, гаиләләрнең күбесе торак шартларын яхшыртырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International