Россиянең финанс, банк системалары һәм, тулаем алганда икътисады, тотрыклы һәм актив үсә, темплар 2023 елда да сакланачак. Бу хакта чәршәмбе көнне хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
"Без илнең финанс, банк системалары, тулаем икътисады тотрыклы хәлдә, актив үсештә, дип ышанычлы белдерә алабыз", - диде президент. Путин "шундый ук темплар 2023 елда да сакланыр дип уйларга нигез дә бар", дип өстәде.
Хөкүмәт әгъзаларына мөрәҗәгать итеп, дәүләт башлыгы аларның кызыксынган эшләренә исәп тотуын әйтте һәм яңадан 2022 ел нәтиҗәләре өчен министрлар кабинетына рәхмәт белдерде.