Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды

2023 елның 3 феврале, җомга

Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү - Татарстанның динамик үсеш факторларының берсе. Республика халкының һәм кунакларының юлларда имин һәм уңайлы йөрүе, шулай ук йөк ташуның ышанычлылыгы һәм үз вакытында булуы юлларның сыйфатына бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә бу хакта сөйләштеләр.

Коллегия утырышы «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль структуралар вәкилләре катнашты.

Төп нотык белән ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында ил җитәкчелеге ярдәме белән төбәктә эре социаль әһәмияткә ия проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте. Бу Идел аша күпер кичүе белән «Мәскәү-Түбән Новгород – Казан» М-12, шулай ук «Казан-Еатеринбург» маршруты дәвамы белән Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу белән М-7 юллары төзелеше.

Шул ук вакытта ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының бурычларының берсе - бу эшне федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә синхронлаштыру һәм җайга салу. Яңа трассалар йөк әйләнеше, туристлар агымы, хезмәт ресурсларының мобильлеге артуга бәйле рәвештә Татарстанга яңа мөмкинлекләр бирә.

Татарстан башкаласы Казанда - Горький шоссесын реконструкцияләү, шулай ук Вознесение тракты, Горький шоссесы дублеры һәм Зур Казан боҗрасы төзелеше дәвам итә. Бүген Казан шәһәренең эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга инфраструктура кредиты механизмын җәлеп итү мәсьәләсен бергәләп хәл итәргә кирәк. Территорияләрне һәм агломерацияләрне үстерү планнары бер-берсе белән килешенергә тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР Финанс министрлыгына туризм автобуслары җитмәү проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. «Узган ел туризм тармагы туристларны йөртү өчен транспорт җитмәү проблемасына тап булды. Транспорт министрлыгына, Финанс министрлыгына туризм автобуслары паркын яңарту һәм киңәйтү программасы буенча тәкъдимнәр кертергә кирәк. Без моны бер тапкыр уздык, әмма автобуслар тузгандыр, республикада туризм автобуслары тиешле күләмдә булсын өчен, ниндидер алымнар, хәл ителешләр табарга кирәк»,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Туризм тармагы – транспорт хезмәтләрен үстерү юнәлешләренең берсе, дип ассызыклады ТР Президенты. «Төп күрсәткечләр буенча ул ковидка кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайтты, туристлар агымы 3,7 млн кеше тәшкил итте», - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов пассажирлар йөртүне камилләштерү өлешендә активрак эшләргә кушты. «Транспорт министрлыгына, муниципалитет җитәкчеләренә пассажирлар йөртүне камилләштерү, тармак бюджеты чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук шәхси инвестицияләр җәлеп итү өлешендә активрак эшләргә кирәк. Бурыч - сыйфатлы, нисбәтле, тотрыклы һәм икътисадый нәтиҗәле система булдыру. Маршрут челтәрен рациональ планлаштыру, күчмә состав паркын куллану юлы белән транспорт чыгымнарын киметергә кирәк. 2018 елдан авыл маршрутларын субсидияләү программасы эшли. Ләкин еш кына бүлеп бирелгән акчалар да тулысынча кулланылмый. Мин муниципалитет җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм - сез үзегез сорадыгыз бит, безнең бюджетта бу бар. Бу сезнең халыкка хезмәт күрсәтүегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул муниципалитет башлыкларын җәмәгать транспорты сыйфатына аерым игътибар бирергә: авыл транспорт челтәрен уңайлы итәргә, барлык муниципалитетларда транспорт модельләрен эшләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International